Булышлык күрсәттеләр.

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Республика хәйрия акциясе кысаларында 11 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеменә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, 1936 елгы Потанова Маруся әбигә һәм 1938 елгы Каримова Зәйтүнә әбигә көзге уңышны алуда, бакча эшләрендә  булышлык күрсәттеләр.  Укучылар бик теләп һәм аларның хәлләрен аңлап эшләделәр. Әлеге тимурчылык эше аларны битараф калдырмады. Маруся һәм Зәйтүнә әбиләр эшләнгән эшләрдән канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International