12 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Серле сандык" акциясе старт алды.

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
12 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Серле сандык" акциясе старт алды. "Серле сандык"та китап яратучылар өчен кызыклы китаплар урын алды. Укыган китаплардан алган фикерләрен язып куяр өчен шунда ук "Тәкъдимнәр һәм фикерләр дәфтәре" дә бар. "Серле сандык" гаиләдән гаиләгә күчеп йөриячәк. Китапларның кайсы гаиләдә булуы махсус дәфтәрдә теркәлеп барылачак. "Серле сандык" иң беренче булып Рахимовлар гаиләсенә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International