14 – сентябрь көнне Максабаш балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен кабаттан тикшерү максатыннан Теләче һәм Саба районнары буенча төп белгеч -эчке эшләр майоры Тимерханов Ленар Марселевич килде. Ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, документларның торышын тикшерде, узган уку елында кушылган эшләрнең үтәлеше белән танышты, балалар белән аралашты һәм үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.