18 август көнне Күкчә авылы китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012) булу уңаеннан «Талантлы һәм халыкчан драматург» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды, аннан укучылар бик теләп файдаланды.
14 август көнне Олы Нырсы һәм Иске Карабаян авылы китапханәчеләре балаларны күп гасырлар буе тарихын саклаучы “Зөлката” изгеләр каберлеге, изгеләр чишмәсенә экскурсиягә алып бардылар. Алар тарафыннан әлеге изгеләр турында мәгълумат бирелде, балаларга төбәк тарихын тирәнтен өйрәнергә һәм кадерләп буыннан – буынга сакларга кирәклеге әйтелде. Соңыннан балалар китапханәчеләр әзерләгән тәм – томнар белән сыйландылар.
Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары Олы Кибәхуҗа авылында клуб ачылу тантанасына әзерләнәләр. Алар анда “Орчык өмәсе” күренешен күрсәтәчәкләр.
Ямбулат авылы китапханәсендә 14 август көнне татарның олуг әдибе, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 яшь тулу уңаеннан "Зур шәхес, бөек талант" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Аның әсәрләре мәңгелек.
Әбде китапханәсендә “Родина моя – Татарстан”, дигән китап күргәзмәсе куелды һәм “В сих книгах – жизнь народа без прикрас” дигән тема буенча танып – белү сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга республика тарихы, аның мәдәнияте, тормыш – көнкүреше турында сөйләде.