“Зөлката” изгеләр каберлеге, изгеләр чишмәсенә экскурсиягә алып бардылар

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

14 август көнне Олы Нырсы һәм Иске Карабаян авылы китапханәчеләре    балаларны күп гасырлар буе  тарихын саклаучы “Зөлката” изгеләр каберлеге, изгеләр чишмәсенә экскурсиягә алып бардылар. Алар тарафыннан әлеге изгеләр турында  мәгълумат бирелде, балаларга төбәк тарихын тирәнтен өйрәнергә һәм кадерләп буыннан – буынга сакларга кирәклеге әйтелде. Соңыннан балалар китапханәчеләр әзерләгән тәм – томнар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International