ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Р.Н. Миңнеханов Олы Кибәхуҗа авылында төзелгән авыл мәдәният йорты бинасы ачу тантанасында катнашу максаты белән килде. 
24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан "Үлемсез аның исеме, мәңгелек аның даны" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды  һәм Р. Мостафинның "Җәлилчеләр" дигән китабына күзәтү оештырылды.

23 август көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Татарстанның һәм Россиянең драматургы, прозаигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Драмаларда күӊел дөньябыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Шул уңайдан, 22 август көнне Айдар авылы китапханәсендә "Басуларда хезмәт шавы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә  "Урак - 2015"не яктырткан газета-журнал материалларыннан төзелде.
Бу бәйгедә катнашырга дип Казанга бик күп кунаклар килделәр. Барысы 170 пенсионер катнашты. Әлеге чемпионатның ачылышына безнең район пенсионерлары да бардылар. Аларны “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәге озата барды.
Айдар мәдәният йорты директоры, һә  мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә, кулларыбызга фотоапппаратлар һәм рюкзаклар алып туган авылыбызның табигатен күзәтергә кузгалдык. Әлеге сәяхәтебезне " Айдар авылы буйлап- Экскурсия" дип атадык. 

         22 август көнне районыбызның яшь көрәшчеләре  «Теләче» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Райнур Шәмсетдинов  һәм Венер   Әскәров  җитәкчелегендә Казанда “Ак Барс” Көрәш сараенда узган “Батырлар бәйгесе” турнирын карарга бардылар.

Теләче җирлекара китапханәсендә “Татарстан – туган җирем” исемле күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланды. Күргәзмәдә республика тормышы, күренекле вакыйгалар, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган әсәрләр тәкъдим ителде.

Әлеге бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.

     19 август көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә шушы дата уңаеннан «Флаг – России честь и знак» дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды, анда Россиянең дәүләт символлары турында китаплар һәм журналлар куелган иде.

Шул акция кысаларында Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия 19 август көнне, өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International