Бүгенге көндә 76% бөртеклеләр җыеп алынган, 33% җир эшкәртелгән.
2015 елның 26 августына район буенча барлыгы 63400 килограмм сөт савып алынды. Уртача бер сыерга 14,5 килограмм тәшкил итә.
Балалар Доктор Айболит белән очраштылар, китапларны ничек дәваларга кирәк икәнен белделәр. “Китапбикә” аларга алтын ачкыч тапшырды, шулай итеп китап иленә юл ачылды.
Тематик күргәзмә бигрәк тә үсеп килүче яшь буын арасында популяр. Балалар күбрәк яңа басылып чыккан китаплардагы ачык иллюстрацияләрне карарга яраталар, Казан турындагы кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар белән танышалар, укыганнары буенча үзара фикер алышалар.
24 август көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе чишмәләрне барлау һәм чистарту максатыннан, балалар белән «Изге чишмә»гә экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде.
2015 елның 24 август көнендә район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 130 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы кысалары эчендә, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.