Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин. Матбугат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, балалар травматизмының 60 — 68%ы “көндәлек” тормыш хәвефсезлекләренә туры килә. Алынган җәрәхәтләрнең 78%ы – урам-йортлар тирәсендә, 22%ы бүлмә-өйләрдә алына. “Көндәлек“ тормыш хәвефсезлекләре табигый һәм бала аларның күпчелеге белән очрашып, дөньяны танып белергә өйрәнә. Бүгенге көндә җәмгыять алдында яңа проблемалар килеп туды. Алар бөтенебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле, чит кешеләр, террористлар корбаны булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек алып барып, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген аңлату, чит әйберләргә тотынмау, компьютер технологияләре тудырган куркынычлар, янгыннан саклану чараларын балаларга аңлату эшләре безнең 3 нче балалар бакчасында даими алып барылы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International