“Мәктәпкә әзерләнергә булыш”

2015 елның 25 августы, сишәмбе

2015 елның 24 август көнендә район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 130 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы  кысалары эчендә, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.

Бу бәйрәмне булдыру өчен күп кенә җитәкчеләр үз өлешләрен керттеләр. Шулай ук балаларны һәм аларның ата-аналарын районыбызның җитәкчесе Ильдус Фатихович Зарипов, мәктәп һәм оешма җитәкчеләре, укытучылар котладылар. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International