2015 елның 24 август көнендә Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында компьютерда күп төр ярыш буенча V Россиякүләм чемпионаты узды. Бу бәйгедә катнашырга дип Казанга бик күп кунаклар килделәр. Барысы 170 пенсионер катнашты. Әлеге чемпионатның ачылышына безнең район пенсионерлары да бардылар. Аларны “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге озата барды.