ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Күргәзмәдә язучынын “Кызыл гөл”, “Шәфкать”, “Югалган якутлар”, “Арыш тәме”, “Өермә” һ.б. китаплары урнаштырылды. 
Уку елы башланганчы, ике төркем укытучылар мәктәпнең белем бирү программасын төзү өстендә эшләде. 2015-2016 нчы уку елына Олы Нырсы урта мәктәбендә,  ФДББС таләпләренә нигезләнеп,  белем бирү программасы төзелде.

Бүгенге көнгә (04.08.2015 ел) 15920 тонна печән, 55580 тонна сенаж, 216 тонна яфрак азык хәзерләнгән.

Терлек азыгы хәзерләү буенча “Теләче”-“Сөт иле” филиалының Сауш  һәм Ленин бүлекчәләре алдынгылар рәтендә. Бугенге көндә бүлекчәләрдә 1 шартлы терлеккә 40,3 һәм 25,7 цн.азык берәмлеге әзерләнгән. 


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Теләче районының  сәнгать  осталарыннан   һәм  спорт осталарыннан торган  бер  төркем  1 август көнне  Казан шәһәре  Мирный  бистәсендә  узган Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайтты.  Жыр – моң  сөючеләр  сәхнәдә районыбыз сәхнә осталары концертын караса,  бәйрәмгә килгән халыкның кубесе мәйдан уртасында  уткәрелгән   күңелле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләр отты

2015 нче елнын 7 аена терлекчелек буенча эш нәтиҗәләренә анализ ясалды. Узган хуҗалык елы   белән чагыштырганда сөт житештеру 101% (12960 тн) ит җитештеру 102% (1137 тн) тәшкил итә.  Терлекчелек продукциясы җитештерудә алдынгылар рәтендә “Алан “, “Нирус” Һәм “Игенче” хуҗалыклары.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Ник яшибез без бу дөньяда? Кемне сөябез? Нәрсә өчен? Хисләргә бирелгәндә әхлак кануннарын онытмыйбызмы? Һәм онытып җибәрсәк, моның өчен безне нинди җәза көтә? Шушы сорауларга җавапны язучының тормыш юлын, иҗатын тасвирлаучы,  “Төсләр балкышы” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә тәкьдим ителгән китапларны укып танышырга була. 
Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла. 

Комиссия балалар бакчасындагы янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше,хезмәтне саклау буенча эшчәнлек,бакча бинасының , төркем бүлмәләренең әзерлеге һәм балалар бакчасы янындагы тәҗрибә участогында башкарылган эшләр белән танышты.

Эшнең нәтиҗәсе күңелләрне күтәрә, юл кырыйлары  чиста, матур  булып кала.

31
июль, 2015 ел
җомга
Барлык суктырыласы мәйданның 10,2% суктырылды, шуннан 4,6 мең тонна икмәк җыеп алынды. Эш темплары Алан, Нирус, Игенче хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Аларда барлык мәйданның 20 проөентыннан артыграк өлеше суктырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International