ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
26 июль көнне, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Нургали улы Минниханов чакыруы буенча 41 кешелек делегация: «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсүтү үзәге, Теләче муниципаль районы җирле үзидарә башлыклары, күпбалалы һәм опекун гаиләдә тәрбияләнүче балалар Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча “Пилигримм” шоу-тамашасын карадылар.
Шул уңайдан 30 июль көнне Айдар авылы китапханәсендә матбугат материалларыннан файдаланып, күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә чемпионат турында күп төрле мәгълүматлар белән танышырга була.

Китапханәче балаларга китапның кеше тормышындагы роле, китапка мөнәсәбәт турында сөйләде. Балалар тырышып эшкә керештәләр: тузган китапларның битләрен ябыштырдылыр, язуларын бетерделәр, әлбәттә, китапның эчтәләге бәлән дә таныштылар. Алар бүген үзләрен китап табиблары итеп хис иттеләр, балалар тырышлыгы белән 10 китап яңартылды.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Китапханәчеләр планнар төзү, фондны рәткә китерү, стендларны яңарту белән мәшгуль. Шулай ук, 1 августа узачак Казан сабантуена да әзерлек эшләре бара. Һәр китапханә үзенең китап укучыларын көтә, рәхим итегез!

Лев Кассиль тарафыннан сугыш чоры, сугыштан соңгы авыр еллар турында төрле жанрдагы әсәрләр иҗат ителгән. Күргәзмәдә аның мавыктыргыч автобиографиясе дә урын алды. Портретындагы ягымлы йөзе, кызыклы китаплары китап укучыларны битараф калдырмас, аларда кызыксындыру уятыр дип өметләнәбез.

2015 елның 30 июль көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең Гаилә бүлеге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләргә бардылар.

Бугенге очрашуның иң мөһим мәсәләсе - бу гаиләләргә булышу гына түгел, ә аларда халык арасында тулы мөмкинчелекләр белән яшәү өметен уяту иде.

Чишмәләр,чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле бүләгедер ул.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
      20 сентябрьгә кадәр  “ Рухландыручы Эрмитаж” дип аталган Бөтенроссия конкурсының региональ  этабы үтә. Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнаша алалар.  Конкурска рәсемнәр һәм сочинениеләр  кабул ителә. 
Хәзерге вакытта  район мәдәният йортында   «Агыйдел» татар  фольклор ансамбле  1 август көнне  Казан шәһәрендә узачак  Сабантуй бәйрәменә әзерләнә: яңа биюләр куела, яңа жырлар өйрәнелә.
Әлеге чараның максаты –балаларны язучы Григорий Остерның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру иде. Презентация ярдәмендә балалар язучының казанышлары турында тулырак мәгьлүмат ала алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International