Шармыш авыл китапханәсендә “Әдәпле балаларга уку тыела!” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды.

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә “Әдәпле балаларга уку тыела!” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды. Әлеге чараның максаты –балаларны язучы Григорий Остерның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру иде. Презентация ярдәмендә балалар язучының казанышлары турында тулырак мәгьлүмат ала алдылар. Китап укучыларга Г.Остерның «Котенок по имени Гав», «Любимые вредные советы», «Он попался» исемле китапларына күзәтү ясалды. Китапханәче әзәрләгән сорауларга да, балалар бик теләп җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International