31нче июль көнне Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә төзелгән комиссия Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасының яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен тикшерде.Комиссия балалар бакчасындагы янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше,хезмәтне саклау буенча эшчәнлек,бакча бинасының , төркем бүлмәләренең әзерлеге һәм балалар бакчасы янындагы тәҗрибә участогында башкарылган эшләр белән танышты.