ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 29 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре  авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен  “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып,  төрле уеннар белән өченче дәресләрен оештырдылар.

 "Елак курчак" һәм "Энҗе чәчәк" кебек әкиятләрне балалар бигрәк тә яратып тыңладылар. Лабиринт кроссворд чиштеләр.

Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. 

  28 июнь көнне Субаш авыл клубында булачак солдат Николай Черновны  армия  сафларына  озату кичәсе булып узды. Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүгенге көнгә (30.06.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 22300 гектарда, корткычларга каршы – 9100 гектарда, авыруларга каршы -3500 гектарда эшкәртелгән, 8310 тонна печән, 34030 тонна сенаж, 141 тонна яфрак азык хәзерләнгән. 

“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, яулап алган грант акчасына, үз территориясендәге ландшафтны үзгәртте.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Иске –Җөри балалар бакчасындагы хезмәткәрләр балалар тәрбияләү белән бер рәттән үзләренә куелган бурычны намус белән үтилиләр. Без 15 килограмга якын макулатура җыеп тапшырдык. Бу эшкә безгә әти – әниләрдә бик теләп булыштылар. Без аны әйбштләп бәйләп гараңга илтеп тапшырдык. Без бик теләп безгә кушылган бурычны үтибез.

Чараны Район башлыгы аппарат җитәкчесе И.В. Мубинов  башлап ачты. Ул Районыбыз башлыгы И.Ф. Зарипов исеменнән яшьләрне бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар теләде.

Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә Руслан Шарафутдинов җитәкчелендә  «Секреты татарской кухни» дигән тапшыру булды. Югары Кибәхуҗа мәктәбе  пешекчесе Хазиева Алсу татар халык ашлары   гөбәдия пешеру серләренә өйрәтте. Шулай ук  Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштылар, Максабаш башлангыч мәктәбенең спорт мәйданчыгында  булдылар.

Татарстан Республикасы  Министрлар кабинеты карары белән шәхси хуҗалыкларны үстерү, сыер саннарын арттыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясен        җитештерүне арттыру максатыннан яңа тәртипләр раслана.  Шушы максатларны алда тотып Теләче  муниципаль  районы   башлыгы И.Ф.Зарипов,   Теләче муниципаль  районы  башлыгы урынбасары   А.Ф.Фатхуллин, ,   Теләче муниципаль районы башкарма комитетының вакытлыча башкаручы җитәкчесе Р.Р. Нуруллин. 
23 июнь көнне Алан авылы мәдәният  йортында шәхси  хуҗалыкларда савым сыерын 8 башка кадәр җиткергән очракта  дәүләт субсидиясе бирелүе турында киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль  районы экономика бүлеге җитәкчесе Миннигулов И. А. һәм 3 сыер асраучы  шәхси хуҗалык членнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International