Шәхси хуҗалыкларга ярдәм.

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы  Министрлар кабинеты карары белән шәхси хуҗалыкларны үстерү, сыер саннарын арттыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясен        җитештерүне арттыру максатыннан яңа тәртипләр раслана.  Шушы максатларны алда тотып Теләче  муниципаль  районы   башлыгы И.Ф.Зарипов,   Теләче муниципаль  районы  башлыгы урынбасары   А.Ф.Фатхуллин, ,   Теләче муниципаль районы башкарма комитетының вакытлыча башкаручы җитәкчесе Р.Р. Нуруллин. Теләче  муниципаль  районы   башлыгының аппарат җитәкчесе  И.В.Мубинов ,  авыл хуҗалыгы  һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х. Низамутдинов катнашында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалык хуҗалары белән  очрашу булды .  Олы Мәтәскә авыл җирлеге буенча  3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 43 хуҗалык исәпләнә. Җыелышта шуларның 41 катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International