Район хуҗалыкларының басу-кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү һәм терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә (30.06.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 22300 гектарда, корткычларга каршы – 9100 гектарда, авыруларга каршы -3500 гектарда эшкәртелгән, 8310 тонна печән, 34030 тонна сенаж, 141 тонна яфрак азык хәзерләнгән.
Терлек азыгы хәзерләү буенча “Теләче”-“Сөт иле” филиалының Баландыш һәм Ленин бүлекчәләре алдынгылар рәтендә. Бугенге көндә бүлекчәдә 1 шартлы терлеккә 23,6 һәм 18,8 цн.азык берәмлеге әзерләнгән.