ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 22 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге, Теләче муниципаль районының үзәк паркында урнашкан обелиск янында, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. 

Сугыш башлануга 74 ел булганын  искә алып ,  Теләче 2нче балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: “Күгәрчен-тынычлык кошы” –балалар тәрбиячеләр белән берлектә балалар бакчасы тирәсендәге асфальтка күгәрчен сурәтләрен төшерделәр;”Хәтер мәңгелек” темасына тәрбиячеләр тематик бәйрәм үткәрделәр. 

Шул уңайдан мәктәбебездә лагерь укучылары белән линейка уздырылды, ул елларның дәһшәтле мизгелләре турында тәрбиячеләр тарафыннан искә алынды.Балалар белән “Алар Ватанны сакладылар ” дигән темага әңгәмә, “Ә таңнар монда тыныч” һәм “Иртәгә сугыш булды” дип исемләнгән сугыш турындагы презентацияләрне карадылар.Соңыннан “Билгесез солдат” һәйкәленә венок куелды. 

  22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды , якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алынды, район үзәгендәге монументка чәчәкләр куелды.  Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән,  якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.

Бөек Ватан сугышы башлануга да җитмеш дүрт ел вакыт узды. Әмма сугыш китергән ачы газап һәм хәсрәт, халыкыбызның тиңдәшсез батырлыгы безнең хәтеребездә мәңге яшәр. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган... Сугышның һәр көне кан һәм үлем, кайгы һәм ачы югалту, зур һәм кечкенә җиңү шатлыгы белән истә калыр. 

 Мәктәп яны лагеренда   бүген Хәтер көне. Бу көн - 1945 елның 22 июнендә немец- фашист илбасарлары илебезгә басып кергән кайгы көне  буларак билгеләп үтелә. Хәтер көне хөрмәтенә бүген мәктәптә митинг үткәрелде. Митинг- "Хәтер- мәңгелек!" стенды янында үтте. Укучылар  Бөек Ватан сугышын сурәтләгән җырлар, биюләр белән чыгыш ясадылар. Аннан соң балалар Казаклар авылында урнашкан һәйкәл  янына венок куярга юнәлделәр.

2015 елның 22 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә бүлеге хезмәткәре Низамова Лидия Мукатдисовна  21 июнь – Халыкара Әтиләр көне уңаеннан барлык әтиләрне котлап чыгыш ясады. 

1941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды.

Ул вакытта тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. 

22 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең “Каенкай”  мәктәп яны лагерында  Хәтер һәм матәм көненә карата линейка-митинг үткәрелде.  Линейка барышында  бер минутлык тынлык игълан ителде. Лагерь  тәрбиячеләре Бөек Ватан сугышы турында видеоролик, презентация күрсәттеләр. 

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International