ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Биредә  спорт мәктәбеннән хоккей белән  шөгыльләнүче 20 укучы ял итте.Алар төшкә хәтле күнегүләр ясаган булсалар,төштән соң Питрәч боз сараена хоккей уйнарга бардылар. Палаткалы лагерьда ял итүчеләргә көненә 4 тапкыр тукландыру каралган иде.
Тәрбиячеләр алар өчен күңелле ярышлар әзерләгән. Капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, баудан бүләк кисү,атта чабу  һ.б. уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Сабантуйда һәр бала бүләккә ия булды.
20 июнь көнне Айдар авылы китапханәсендә “Сәламәт дөнья-безнең кулда”  дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды.Әңгәмә рәвешендә барган әлеге чарада  наркотиклар һәм спайсларның зыяны, алардан ничек саклану  турында сүз алып барылды.

Алар китапханәдәге күргәзмәләр, балалар журналы һәм газеталары белән тирәнтен таныштылар. Укучыларга китапханә бик ошады. Алар китап укучылар булып язылдылар.

Олы Нырсы урта мәктәбе базасында оештырылган ”Кояшкай” сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Алдагы көнне балалар асфальтка күңелле рәсемнәр ясау белән мавыктылар. 
 Районыбыз  командасы 2 урын алды. Котлыйбыз.
Тренингның төп мәгънәсе яшьүсмерләр арасында наркотиклар куллану профилактикасы.

19
июнь, 2015 ел
җомга
2015 елның 17 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә бүлеге хезмәткәрләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, социаль яктан авыр тормышлы гаиләләр өчен “Гаилә аралашуының анатомиясе” дип исемләнгән бердәм дәрес үткәрделәр. Бу дәреснең төп максаты булып балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаштыру иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International