2015 елның 17 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә бүлеге хезмәткәрләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, социаль яктан авыр тормышлы гаиләләр өчен “Гаилә аралашуының анатомиясе” дип исемләнгән бердәм дәрес үткәрделәр. Бу дәреснең төп максаты булып балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаштыру иде. Гаиләләрдә булган микроклиматны якшырту һәм җылы мөнәсәбәтләрне саклап калу әлеге дәреснең нәтиҗәсе булып тора.