19 июнь көнне Олы Нырсы урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагере балалары Олы Нырсы авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Алар китапханәдәге күргәзмәләр, балалар журналы һәм газеталары белән тирәнтен таныштылар. Укучыларга китапханә бик ошады. Алар китап укучылар булып язылдылар.