2015 елның 16 июньнән 22 июньгә кадәр Алан мәктәбе базасында «Патриот» палаткалы лагерь эшләде. Биредә спорт мәктәбеннән хоккей белән шөгыльләнүче 20 укучы ял итте.Алар төшкә хәтле күнегүләр ясаган булсалар,төштән соң Питрәч боз сараена хоккей уйнарга бардылар. Палаткалы лагерьда ял итүчеләргә көненә 4 тапкыр тукландыру каралган иде.