Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай» лагерында балалар өчен сабантуй үткәрелде. Тәрбиячеләр алар өчен күңелле ярышлар әзерләгән. Капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, баудан бүләк кисү,атта чабу һ.б. уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Сабантуйда һәр бала бүләккә ия булды.