ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган. 22 июнь көнне Әбде авылында урнашкан «Билгесез солдат» һәйкәле янында лагерьга йөрүче балалар белән берлектә митинг уздырылды. Оештыручыларның  максаты  – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу. 

22 июнь  Бөек Ватан сугышы башлану, матәм көнен билгеләп үтү максатыннан, Шәдке мәдәният йорты директоры,  мәктәп белән берлектә, "Без сугыш теләмибез" дигән ачык дәрес үткәрделәр. Әлеге дәрестә мәктәп каршында оештырылган лагерь балалары катнашты.

 Балалар сугышта катнашкан бабалары турында хатирәләр яңарттылар.

Бу көнне районыбызның белем бирү оешмаларында митинг, линейкалар, класс сәгатьләре итеп билгеләп үттеләр. “Алар ватанны сакладылар”, “Сугыш булды” дип исемләнгән фильм һәм презентацияләр күрсәтелде. Чаралар, балаларга патриотик тәрбия бирү, тарихыбызны өйрәтү, балаларыбызга карата хөрмәт, ихтирамлылык тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Семинарда тәрбиячеләр  Word, Excel, Publicher, PowerPoint программаларда эшләү мөмкинлекләре белән тирәнтенрәк таныштылар һәм үзләре дә практик рәвештә бу программалар белән эшләп карадылар.
Бу айлык дәвамында Казаклар авылы китапханәсендә “Тайгак юлдан атламыйк” дигән исем астында фельдшер белән берлектә әңгәмә үткәрелде. “Тәмәке, хәмер, наркотиклар кирәкми!, Мин яшәүне сайлыйм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. “Синең көн, синең гомер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән 23 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә  китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә  сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. 

Иске –Җөри балалар бакчасында  балалар белән төрле конкурслар оештырыла. 4-6  яшьлек балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды. Балалар кояш күк йөзе агачлар сүрәтләнгән рәсемнәр ясадылар . Безнең балалар рәсем ясарга бик яраталар. Соңыннан балаларга бүләкләр өләшенде.

 Бүгенге көнгә (24.06.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 21900 гектарда, корткычларга каршы – 8500 гектарда, авыруларга каршы -2600 гектарда эшкәртелгән, 5840 тонна печән, 20150 тонна сенаж, 126 тонна яфрак азык хәзерләнгән.

 

Конференцияне  Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Конференция эшендә Партиянең төбәк политсоветы әгъзасы, Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау оешмасы җитәкчесе Юлия Нигматуллина Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыкова, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

   Конференциядә җиде көн тәртибе каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция соңында партия сафларына яңа членнар кабул итү, аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Һәйкәл янында митинг булды. Авыл җирлеге башлыгы кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте.Сугыш афәтен күргән ватандашларны бер минут  тынлык белән искә алдлар һәм һәйкәлгә венок салдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International