23 июнь 2015 ел көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең чираттагы 24 нче Конференциясе булып узды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
23 июнь 2015 ел көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең чираттагы 24 нче Конференциясе булып узды. Конференцияне  Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Конференция эшендә Партиянең төбәк политсоветы әгъзасы, Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау оешмасы җитәкчесе Юлия Нигматуллина Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыкова, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.    Конференциядә җиде көн тәртибе каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция соңында партия сафларына яңа членнар кабул итү, аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International