Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. 22 июнь көнне Әбде авылында урнашкан «Билгесез солдат» һәйкәле янында лагерьга йөрүче балалар белән берлектә митинг уздырылды. Оештыручыларның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу.