22 июнь сугыш башланган көн! Бу көнне районыбызның белем бирү оешмаларында митинг, линейкалар, класс сәгатьләре итеп билгеләп үттеләр. “Алар ватанны сакладылар”, “Сугыш булды” дип исемләнгән фильм һәм презентацияләр күрсәтелде. Чаралар, балаларга патриотик тәрбия бирү, тарихыбызны өйрәтү, балаларыбызга карата хөрмәт, ихтирамлылык тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Лесной урта мәктәбе базасындагы “Дуслык” мәктәп яны лагеры укучылары әлеге митингта катнашып, Бөек Ватан сугышында ятып калган якташларыбыз истәлегенә, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.