Район хуҗалыкларының басу-кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү һәм терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә (24.06.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 21900 гектарда, корткычларга каршы – 8500 гектарда, авыруларга каршы -2600 гектарда эшкәртелгән, 5840 тонна печән, 20150 тонна сенаж, 126 тонна яфрак азык хәзерләнгән.
Терлек азыгы хәзерләү буенча “Теләче”-“Сөт иле” филиалының М.Җәлил исемендәге һәм Ленин бүлекчәләре алдынгылар рәтендә. Бугенге көндә бүлекчәдә 1 шартлы терлеккә 15,2 һәм 17,4 цн.азык берәмлеге әзерләнгән.