ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Олы Мишә авылы Тукай  урамына 2014 елда җыелган үзара салым акчасына ООО Сабинская ПМК “Мелиорация”  оешмасы көче белән юллар төзәтелә  башлады.
Баландыш авыл җирлегендә яфрак азыгы әзерләү эшләре бара. Бүгенгесе көнгә авыл җирлегенә караган мәдәният йорты  һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән 250  данә себерке әзерләнде. 
Алан авылында 2014 елда җыелган үзара салым акчасына  чишмәгә йөрү өчен инеш аркылы  басма  салынды.
Айдар авыл җирлегендә яфрак азыгы әзерләү эшләре бара. Бүгенгесе көнгә авыл җирлегенә караган мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, балалар бакчасы    һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән  1500 данә себерке әзерләнде. 

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Сабантуй бәйрәмендә төрле уеннар (капчык киеп йөгерү, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикерү, бүләк кису, аркан тартышу,) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уенга һәм конкурска нәтиҗә  ясалып,укучыларга бүләкләр бирелде. Сабантуйдан һәр кеше күтәренке күңел белән кайтып китте.
Теләче зур мәйданда төрле спорт чаралары оештырылды. Әлеге чарага барлык оешмалардан, шулай ук районыбызның белем бирү оешмаларыннан бик күпләп халык җыйналды. Безнең Балалар иҗат үзәге коллективы да чарада актив катнашты. 
Без балалар бакчасы ишек алдына күп төрле чәчәкләр утырттык. Яшелчә бакчасына төрле яшелчәләр, җиләкләр утырттык. Без ул бакчаны балалар белән бергә тәрбиялибез
Хәтта Россия картасында исеме дә булмага,Теләче районының Ямбулат авылында тормышның нинди матур  һәм күңелле булуы күренде ул көнне! Балаларның шат авазларын ишетеп ,тыныч тормышыбызга куанып өлкәннәребез шатланып  карап утырды. Татар халкының күп төрле уеннары уйнатылды. 
Шул унайдан Олы Мәтәске авылы   мәдәният  хезмәткәрләре Россия көненә багышланган “Россиянең дәүләт символлары” дигән темага әңгәмә уздырдылар.  Чараның максаты – үсеп килүче  буында  ватанпәрвәрлек  һәм гражданлык формалаштыру, РФ нең дәүләт символларын – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы  белемнәрне арттыру.

15 июнь көнне Әбде авылы китапханәчесе Никитина Н.П., балалар ялын оештыручы Ахметзянова А.И. һәм мәдәният йорты директоры Козина Ф.А. Әбде урта мәктәбендә узучы җәйге лагерьда «күңелле стартлар» оештырдылар. Балалар үткәрелгән чарадан бик канәгать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International