12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Гадәти бәйрәм түгел ул, чөнки бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшерә.
Шул унайдан Олы Мәтәске авылы мәдәният хезмәткәрләре Россия көненә багышланган “Россиянең дәүләт символлары” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФ нең дәүләт символларын – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.