ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 14 июнь көнне хоккей буенча Теләче районы җыелма командасы Идел буе  һәвәскәрләр хоккей лигасы Кубогына узган ярышларда  Казанның «Бетон-сервис» командасы белән очрашты һәм 5:3 исәбе белән отты. Финал уеннары 17 июньдә Казанда «Татнефть Арена» спорт сараенда үтәчәк.

Безнең 3нче балалар бакчасында  бу юнәлештә  тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы атнада тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелә торган“Юл йөрү кагыйдәсен – һәрбер бала белсен” дигән чаралар мисал булып тора.
Бэйрэм оешкан тостэ уткэрелдэ. Анда барлык уеннар  хем ярышлар бик жанлы утте.  

   11 нче июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар язучысы,шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның тууына  85 ел тулу уңаеннан китапларыннан «Әйтер идем йорәк серемне” исемле күргәзмә куелды.

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды.

Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсендә  “Наркотикларсыз тормыш- бәхеткә юл” дип исемләнгән папка булдырылып, даими рәвештә тулыландырылып барыла

11 июньдә Теләче Үзәк балалар китапханәсе елдагы традицияне бозмыйча, шушы бәйрәмгә багышлап  “Россия символларында – илебез тарихы” дигән күргәзмә төзеп куйды. Китап укучылар игътибарына үзгәреп торган дөньяда Россиянең урыны,  дөньяда һәм илебездә барган соңгы вакыйгалар турында өр - яңа әдәбият тәкъдим ителгән.

12 нче июнь – Россия көне. Бәйрәм көнендә Теләче урта  гомумбелем мәктәбе укытучылары   Россия көненә багышланган  спорт ярышларында катнаштылар. Бәйрәм белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Биредә алар Тольятти шәһәреннән килгән күчмә зоопарк хайваннарын -пони, маймыл, бүреләр, аюлар, тигр, төрле кошлар, куяннарны  тамаша кылдылар Балалар шулай ук төрле атракционнарда ял иттеләр. Бу чара балаларга бик ошады. 
Балалар җәйне аеруча көтеп ала чөнки җәй көне балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Безнең Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның җәйге ялларын файдалы итеп уздыруга игътибар бик зур . Безнең мәктәп алдында “Кояшкай“ лагере эшләп килә. Әлеге лагерда 30 укучы үзләренең җәйге каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыралар. Шулай ук мәктәбебездән 4 укучы үзләренең сәламәтлекләрен яхшырту ниятеннән “Санта“ лагерына ял итәргә киттеләр.
12 июньдә без быел егерменче тапкыр шулай ук меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән Россия көнен билгеләп үтәбез. Илнең дәүләт суверенлыгы турында  Декларация кабул ителүгә 22 ел тула. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International