12нче июнь – Россия көне.

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

12 июньдә без быел егерменче тапкыр шулай ук меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән Россия көнен билгеләп үтәбез. Илнең дәүләт суверенлыгы турында  Декларация кабул ителүгә 22 ел тула. Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итеп, Россия Федерациясе икътисадта базар мөнәсәбәтләре, сәяси һәм иҗтимагый тормышта демократик кыйммәтләр урнаштыруга таба йөз тотты. Илдә беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданлыгы булдырылды, сәяси партияләргә,  иҗтимагый оешмаларга тигез хокукый мөмкинлекләр гарантияләнде.                                                                                              Россиянең туган көнен безнең мәктәп коллективы да билгеләп үтте: укытучылар районның Үзәк стадионында оештырылган зур бәйрәмдә катнаштылар, ГТО нормативларын тапшырдылар. Укучылар исә, “Мин Ватанымны яратам” дигән темага рәсемнәр ясадылар, “Илем тарихы” дии аталган викторинада катнаштылар. Россия көне - Ватанын яраткан, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен кадерләп саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International