Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә оештырылган мәктәп яны лагерында ял итүче балалар районның “Батыр” спорткомплексы янындагы мини-зоопаркка экскурсиягә бардылар. Биредә алар Тольятти шәһәреннән килгән күчмә зоопарк хайваннарын -пони, маймыл, бүреләр, аюлар, тигр, төрле кошлар, куяннарны тамаша кылдылар Балалар шулай ук төрле атракционнарда ял иттеләр. Бу чара балаларга бик ошады.