ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Теләче районы Шәтке авылында 7 июнь көнне халкыбызның  милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләп узды.Аны һәр елны сагынып  көтеп алалар.Сабантуй башланыр алдыннан яшь егетләр авыл урамы  буйлап сөлгеләр,буләкләр җыйдылар.Бәйрәм башында алдынгы терлекчеләрне, механизаторларны  тәбрикләп үттеләр.Мәйданда төрле- кызыклы уеннар үткәрелде. Сабантуй бик күңелле үтте.

30 май көнне Югары Мирәтәк авылында “Сабантуй” бәйрәме узды. Бәйрәмдә төрле милли уенннар, чүлмәк вату, капчык сугышы, таяк тартыш, авыш колгага менү һәм башка уеннар булды.

 Бәйрәм күңелле узды. 

Сабантуй ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Ул борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм милләтебез тормышының гүзәл бизәгенә әверелгән. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып зурлыйбыз, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, бүген басуларда игеннәр матур гына үсеп киләләр, мул уңыш вәгъдә итәләр. Сабантуй ул милләтебезнең йөзек кашы, татар халкының уңганлыгын, булганлыгын күрсәтүче чара. Уеннар һәм спорт ярышларын үз эченә алган манзара ул.
7 июнь көнне Олы Мишә авыл жирлегенең Түбән Саурыш авылында Сабантуй гөрлэп  узды. Сабантуйда төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Сабантуйның  баш батыры Самигуллин Рәфис Таһир улы танылды.
Һәрвакыттагыча  Сабантуйны авылыбыз мулласы Файзуллин Илнур Гәбделбәр улы ачып җибәрде, аннан соң  Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла  улы бәйрәм белән котлады. Мәйдан уртасында алдынгы хезмәтчәннәрне  “Алан” һәм “Нирус” җәмгыятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде.
Күкчә авылында Сабан туе 6 июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә  авыл халкы гына түгел, төрле кунаклар җыелган иде. Бәйрәмдә халык күңелле ял итте, уен, җыр һәм биюләрдә катнашты. Сабантуй батыры булып Шайхетдинов Тәфкил  калды.

3 июнь көнне ПЛХЛда ярымфинал уеннары башланып китте. Теләче хоккейчылары беренче уенда 5:3 исәбе белән “Бетон-Сервис” (Казан шәһәре) командасын оттылар. Кайсы команда ике җиңүне алдан ясый, шул финал өлешенә үтәчәк. Икенче очрашу 19 сәгатьтә 10 июньдә “Форвард” спорт сараенда үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International