7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында ата-бабаларыбыздан калган халкыбызның милли бәйрәме “Сабантуй” булып үтте.Һәрвакыттагыча Сабантуйны авылыбыз мулласы Файзуллин Илнур Гәбделбәр улы ачып җибәрде, аннан соң Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Габдулла улы бәйрәм белән котлады. Мәйдан уртасында алдынгы хезмәтчәннәрне “Алан” һәм “Нирус” җәмгыятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде.
Шушы көнне туры Сабантуй мәйданына армия сафларыннан Гатиятуллин Айрат Нургали улы кайтты. Аны классташлары , дуслары һәм авылдашлары каршы алдылар.Сабантуй төрле уеннар, конкурслар һәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Сабантуйның баш батыры булып үзебезнең Олы Мәтәскә авылы егете Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы калды. Халык чын күңелдән ял итте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бәйрәмнән кәнәгать калдылар.