ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Ул башка милләтләр тарафыннан да яратып кабул ителә. Мәйданда күңелле уеннар оештырыла. Авызга йомырка салган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, икәүләшеп йөгерү һ.б. Шома бүрәнә өстендә печән тутырылган капчык белән сугышу, күзне бәйләп чүлмәк вату кебек уеннар оештырыла. Канат тарту, таяк тартышу, әтәч бәйләнгән биек, шома колгага менү кебек ярышлар була. 
7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында Сабантуй бәйрәме узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгыдан килгән  бәйрәм.  Сабантуй ул - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган - хезмәт бәйрәме дә. Сабантуй мәйданы җыр – биюдән яңгырап торды. 

Барлык Теләче халкы һәм  килгән кунаклар рәхәтләнеп Сабантуй мәйданында күңел ачтылар: җырладылар , биеделәр,төрле ярышлар да катнаштылар,яраткан эстрада йолдызларын тыңладылар.

Айдар авылы җирлегендә  татар халкының  милли бәйрәме «Сабантуй» җиденче  июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән  җыйналдылар. Балтач  районыннан килгән җырчылар   бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. 
Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. 7 нче  июнь көнне  авылыбыз  Югары  Кибәхуҗада  Сабантуй бәйрәме уздырылды. Матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән бик күп халык җыелды, бик күп кунаклар килде. Мәйдан уртасында батырлар Сабантуй бүләге –  өчен көч сынашты.   Яңгыраган музыка астында һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер бииде, аркан тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, уңган кызлар йөгерә – йөгерә су ташыдылар, кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзләде. 
Сабантуй ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Ул борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм милләтебез тормышының гүзәл бизәгенә әверелгән. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып зурлыйбыз, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, бүген басуларда игеннәр матур гына үсеп киләләр, мул уңыш вәгъдә итәләр. 
7 июнь көнне Үзәк бистәсендә  татар халкынын милли бәйрәме - Сабантуй гөрләп узды. Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.  

Әлеге уенда безнең кызлар 2014 нче елда  Рәссәй беренчелегендә икенче урынны яулаган Казан шәһәренең “Мирас – 2” командасына 0:4 исәбе белән җиңелделәр.

   

Безнең команда беренче уенны “Вахитовский – 2 ” командасы белән уйнап 4:0 исэбе белэн җиңү яуладылар.
4-5 июнь көнне Байлар Сабасында 2002-2003 елгы малайлар командасы Республик буенча “Күн туп ” ярышында катнашып 4 урын алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International