ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Әлеге ярышларда республиканың Алексеевск, Мөслим, Тәтеш, Кайбыч, Саба, Арча, Кама- Тамагы, Лаеш, Теләче, Актаныш, Алабуга, Нижнекамск районынан һәм Казан шаһәреннән 130 укучысы катнашты.  Нәтиҗәләр буенча катнаш разрядта Баландыш мәктәбеннән Музафаров Азат 3 урынны яулады.
Ярышларда Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Лаеш, Питрәч, Биек Тау Теләче райннары командалары катнаштылар. Нэтиҗәләр буенча 1 урында –Байлар Сабасы командасы, 2 урында Лаеш, 3 урында – Балык Бистәсе. Безнең команда 4 урынды калды.
Яше - карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. 
Сабантуй программасында бик күп җыр –биюләр, яңа уеннар күп булган. Ә Сабантуй батыры булып Марсель Киямов калган.
6  июнь көнне район үзәге Телэче, 7 июнь Баландыш  авыл җирлегендә милли бәйрәмебез гөрләп узды. Безнең коллектив  бәйрәмдә бик теләп катнашты.
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан  уздырыла торган милли бәйрәм. Бүгенге  көндә бу бәйрәм район үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә гөрләп үтә. 6 июнь көнне район сабантуе уздырылды. Безнең укучылар һәм укытучыларыбыз бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда актив катнаштылар. 
Бәйрәмдә катнашучы яше-карты, баласы-чагасы сагынып көткән бәйрәм бит бу. Балалар иҗат үзәге дә бу мактаулы, зур бәйрәмнән читтә кала алмады. Өстәмә белем бирү педагогларыбыз массовканы әзерләүдә зур көч куйдылар. Бәйрәм үз чиратында уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Яңгыр явып торуга да карамастан халык азаккача бәйрәм итте.
6 нчы июнь көнне Теләче районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, аларга эшләрендә уңышлар теләде. 
Сабантуй бәйрәме- борынгы һәм яңа бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме дә ул. Халыклар бу бәйрәмне көтеп алдылар. Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да бу бәйрәмне үткәрүгә үзләреннән көч керттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International