ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 1-7 июнь көннәрендә Болгариянең София шәһәрендә кул көрәше буенча Европа Чемпионаты булып узды.Анда Россия данын яклап  спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов шәкерте Андрей Ершов та катнашты һәм  уңышлы чыгыш ясады.50 кг үлчәү авырлыгында 18 яшьлек юниорлар арасында сул кулы белән 2 урын һәм уң кулы белән 3 урын яулады.Шулай итеп,ул  сентябрь аенда Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә үтәчәк Дөнья Чемпионатында катнашу хокукын яулады.

Андрейны җиңү белән котлыйбыз!

Бәйрәмдә  Үзәк урта мәктәбе коллективы да бик теләп катнашты. Укучылар утырткан чәчәкләр Сабантуйга керү юлын, ә укытучылар ургән читәннәр йөртлар тирәсен ямьләндереп тордылар. Милли бәйрәм барыбызга да шатлык, куңел кутәренкелеге бүләк итте.
Хәзерге вакытта: карлыган яфраклары, чистотел, үги ана яфрагы, каен җиләге яфраклары тапшырыла.
Сабантуй- халкыбызның милли бәйрәме. Аны һәр елны сагынып көтеп алалар. Сабантуй бәйрәме- борынгы һәм яңа бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме дә ул. Мәйданда йөгерү, сикерү, әйбер кисү, су ташу кебек ярышлар гөрли. Ат чабышын күзәтү үзе ни тора! Сабантуй ачылу тантанасы һәркем күңелендә озак саклана.  

Көтеп алынган җәй дә җитте. Матур да, эссе дә җәйне күпләребез ял итәр өчен менә дигән чор булганга үз итәдер. Җәй җитү белән балалар да тизрәк уен мәйданчыкларына ашыга, велосипедта йөри, асфальтта төсле акбурлар белән узыша-узыша рәсемнәр ясый. Тирә яктагы хозурлык бу көннәрне ямьләндерә генә: кошлар сайрый, чәчәкләр күз явын алып бакчаларга нур өсти! Безнең Теләче 1нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләребез дә күп җәй җитү белән күп вакытларын урамда, саф һавада үткәрә. Шундый көннәрнең берсендә без җәйгә багышланган рәсем конкурсы уздырдык. Балалар бәйгедә бик теләп катнаштылар. Берсеннән-берсе матур рәсемнәр иҗат иттеләр.

          Педагоглар торле ярышлар үткәрделәр: кул көрәше, волейбол, футбол, капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату. Ә иң мөһиме безнең коллектив бердәм рәвештә “Спортивный Татарстан” чарасын үткәрдек. Әлеге чарада 400 ир-ат һәм хатын – кыз катнашты.Алар гер күтәрү, ераклыкка сикерү, отжимание буенча нормативлар тапшырдылар.

      

Сабантуйда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы да бик теләп катнашты.Укучылар массовкада биесәләр, укытучылар хезмәт батырларын бүләкләүдә катнашты һәм  уеннар  оештырды. Яңгыр булса да, күңелле сабантуй бәйрәме барыбызга да бик ошады. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!
Сабантуй - бөек татар халкының милли бәйрәме. Бу атнада Сабантуй Теләче районында үтте. Бу бәйрәмгә бик күп җирләрдән кунаклар килгән иде. Төрле уеннар, спорт бәйгеләре җыр-моң белән үрелеп алып барылды. 
Сабантуй бәйрәме – татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
Халкыбызның ярата торган бәйрәмнәренең берсе- милли бәйрәмебез Сабантуй.Бу бәйрәмдә халкыбызның милли традицияләргә тугрылыгы чагыла, хезмәт сөючән халкыбыз зурлана, матур җырлар җырлана, дәртле биюләр башкарыла. Бөтен дөньяга танылган милли бәйрәмебез 6 июнь көнне район үзәге Теләчедә, 7 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә булып үтте.Бәйрәмдә коллектив бик актив катнашты.Сабантуйлар бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International