6 июнь көнне Теләчедә сабантуе гөрләп үтте. Сабантуйда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы да бик теләп катнашты.Укучылар массовкада биесәләр, укытучылар хезмәт батырларын бүләкләүдә катнашты һәм уеннар оештырды. Яңгыр булса да, күңелле сабантуй бәйрәме барыбызга да бик ошады. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!