Ямьле җәй дә җитте!

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Көтеп алынган җәй дә җитте. Матур да, эссе дә җәйне күпләребез ял итәр өчен менә дигән чор булганга үз итәдер. Җәй җитү белән балалар да тизрәк уен мәйданчыкларына ашыга, велосипедта йөри, асфальтта төсле акбурлар белән узыша-узыша рәсемнәр ясый. Тирә яктагы хозурлык бу көннәрне ямьләндерә генә: кошлар сайрый, чәчәкләр күз явын алып бакчаларга нур өсти! Безнең Теләче 1нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләребез дә күп җәй җитү белән күп вакытларын урамда, саф һавада үткәрә. Шундый көннәрнең берсендә без җәйгә багышланган рәсем конкурсы уздырдык. Балалар бәйгедә бик теләп катнаштылар. Берсеннән-берсе матур рәсемнәр иҗат иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International