6, 7 нче июнь көннәрендә районда һәм авылларда бәйрәм тантанасы хакимлек итте. Сабантуй- халкыбызның милли бәйрәме. Аны һәр елны сагынып көтеп алалар. Сабантуй бәйрәме- борынгы һәм яңа бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме дә ул. Мәйданда йөгерү, сикерү, әйбер кисү, су ташу кебек ярышлар гөрли. Ат чабышын күзәтү үзе ни тора! Сабантуй ачылу тантанасы һәркем күңелендә озак саклана.