Сабантуй бәйрәме – татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
6 нчы июнь көнне район үзәгендә Сабантуй бәйрәме уздырылды. Матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән бик күп халык җыелды, бик күп кунаклар килде. Мәйдан уртасында батырлар Сабантуй бүләге – автомобиль өчен көч сынашты. Бертуктаусыз яңгыраган музыка астында һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер бииде, аркан тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, уңган кызлар йөгерә – йөгерә су ташыдылар, кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзләде. Сабан туе шулай, шаулап – гөрләп, кичкә кадәр дәвам итте.