2015 елның 1-7 июнь көннәрендә Болгариянең София шәһәрендә кул көрәше буенча Европа Чемпионаты булып узды.Анда Россия данын яклап спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов шәкерте Андрей Ершов та катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.50 кг үлчәү авырлыгында 18 яшьлек юниорлар арасында сул кулы белән 2 урын һәм уң кулы белән 3 урын яулады.Шулай итеп,ул сентябрь аенда Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә үтәчәк Дөнья Чемпионатында катнашу хокукын яулады.
Андрейны җиңү белән котлыйбыз!