6 июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында район Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше - карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте.
7 нче июнь көнне Сабантуй бәйрәме авылларда гөрләп узды. Иске Җөри авылындагы милли бәйрәмебез дә бик күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар (Ильшат Вакказов,Лилия Хайруллина) халыкны җыр моңнары, тапкыр сүзләре, җор күңелләре белән үзләренә җәлеп иттеләр. Шулай ук мәйданда төрле ярышлар оештырылып нәтиҗәләр чыгарылып барылды.Ат чабышы, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү һ.б. бик күп төрле ярышларда авыл халкы, кайткан кунаклар,балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар, җиңүчеләр яхшы бүләкләр белән бүләкләнде. Сабантуйның иң гүзәл мизгелләре булган милли көрәш бәйгесен һәркем игътибар белән күзәтте,җиңүчеләрне алкышларга күмде. Абсолют батыр булып Олы Тиләҗе авылы егете Сафин Алмаз калды. Яшьләр арасында беренче урынны шулай ук Олы Тиләҗе авылы егете Хайруллин Алмаз яулады. Түбән сыйныфлар арасында беренче урынны Иске Җөри авылы егете Галиуллин Әнәс алды.Сабантуй бәйрәме бик күңелле һәм җанлы үтте. Бәйрәм белән, дуслар!