6 нчы июньдә Теләчедә милли бәйрәм Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Сабантуй бәйрәме- борынгы һәм яңа бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме дә ул. Халыклар бу бәйрәмне көтеп алдылар. Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да бу бәйрәмне үткәрүгә үзләреннән көч керттеләр. Сабантуй бәйрәме программасы бик кызыклы булды. Һәркем үзенә ошаган уенда катнашты һәм бүләк алды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бәйрәм барыбызга да ошады.