Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан уздырыла торган милли бәйрәм. Бүгенге көндә бу бәйрәм район үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә гөрләп үтә. 6 июнь көнне район сабантуе уздырылды. Безнең укучылар һәм укытучыларыбыз бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда актив катнаштылар. Без төрле уен һәм ярышларда катнашып, истәлекле бүләкләр оттык. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.