6 июнь көнне Теләче районнында татар халкының милли бәйрәме “Сабантуе” гөрләде. Бәйрәмдә катнашучы яше-карты, баласы-чагасы сагынып көткән бәйрәм бит бу. Балалар иҗат үзәге дә бу мактаулы, зур бәйрәмнән читтә кала алмады. Өстәмә белем бирү педагогларыбыз массовканы әзерләүдә зур көч куйдылар. Бәйрәм үз чиратында уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Яңгыр явып торуга да карамастан халык азаккача бәйрәм итте.