7 июнь көнне Үзәк бистәсендә татар халкынын милли бәйрәме - Сабантуй гөрләп узды. Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты. Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән. Бүген дә Сабан туе барыбыз өчен дә иң якын, көтеп алынган бәйрәм булып кала. Сабантуйда халык куңел ачып, төрле уеннарда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннарда авыл халкы, балалар, килгән кунаклар бик актив булдылар. Җиңүчеләргә кыймәтле бүләкләр тапшырылды.
… Ел буе түземсезлек белән көтеп алган бәйрәм тиз уза шул. Сабантуйда халык туйганчы күңел ачты, иркенләп ял итте, киләчәк көннәргә җитәрлек көч туплады. Алда тагын да кызурак эшләр көтә – мал азыгы туплыйсы бар, аннан уракка да озак калмый. Сынатмыйсы, сер бирмисе, киләсе Сабантуйда горурланып сөйләрлек эшләребез булсын иде.