Сабантуй бәйрәме – татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

     Сабантуй бәйрәме – татар халкының олы бәйрәмнәренең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. 7 нче  июнь көнне  авылыбыз  Югары  Кибәхуҗада  Сабантуй бәйрәме уздырылды. Матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән бик күп халык җыелды, бик күп кунаклар килде. Мәйдан уртасында батырлар Сабантуй бүләге –  өчен көч сынашты.   Яңгыраган музыка астында һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер бииде, аркан тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, уңган кызлар йөгерә – йөгерә су ташыдылар, кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзләде. Сабан туе шулай, шаулап – гөрләп, кичкә кадәр дәвам итте. Казаннан авылыбыз Сабантуен ямләндерергә Фәрит абый Хатипов Һәм Рабига апа Сибгатуллина кайтты. Шушы олы бәйрәмне үткәрүдә безнең бакча коллективы да читтә калмады. Кашык белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү ярышлары безнең бакча хезмәткәрләре катнашында үткәрелде.Бәйрәм барлык килгән кунакларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International