7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында Сабантуй бәйрәме узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгыдан килгән бәйрәм. Сабантуй ул - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган - хезмәт бәйрәме дә. Сабантуй мәйданы җыр – биюдән яңгырап торды. Яше-карты һәм дә балалар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бакчабызда тәрбияләнүче Ибатуллин Инсаф мәктәпкәчә яшьтәге балалар көрәшендә беренче урынны алда. Булдырдың Инсаф! Сабантуй һәркемнең күңелендә матур хисләр калдырды. Халык бик рәхәтләнеп күңел ачты .